ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
Ел да саен туган көндә,
Бер үк сүзләр кабатлана.
Якынайган саен бу көн,
Күңел никтер канатлана.

Ансын сайлыйм, монсын сайлыйм,
Гәрәбәдән дисбе тезәм.
Туган көнең хөрмәтенә,
Күктән гүя йолдыз өзәм.

Аннан чумып тирән күлгә,
Күл төбеннән энҗе эзлим.
Синең хакта уйларымнан
Манаралы мәчет төзим.

Ул мәчеттән иман нуры
Юлларыңны туры итсен.
Ишетелгән азан моңы
Бәхетеңне тулы итсен.

Хак Тәгалә гомерләрнең
Хәерлесен бирә күрсен.
Өегезнең ишегеннән
Сөенечләр генә керсен.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0810131940
14
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез