ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
Дулкынланган иген кырын күреп,
Сокланудан әгәр яшең тамса.
Шәфкатьлелек дигән гүзәл сыйфат
Шушы буладыр ул, миңа калса.

Гаҗәпләнсәң сандугачлы таңга,
Моңга күмсә алсуланган шәфәкъ.
Гасырлардан безгә килеп җиткән,
Шул буладыр матур сыйфат - шәфкать.

Тигез күреп адәм балаларын,
Бер риясыз кылсаң син изгелек.
Шул буладыр әби-бабайлардан
Мирас булып күчкән - шәфкатьлелек.
Укытучылар көне
Уникаль идентификатор: 0810131947
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез