ФК
Фирдәүсә Кәримова
10 октябрь, 2013 ел
Зөя буе талларыннан
Үргәндер әткәм бишек.
Кайтыйм дисәм, нигезем бар,
һәрвакыт ачык ишек.

Нигез турында уйласам,
Мин әле һаман бала.
Туган туфрак дәшкән чакта
Авылым каршы ала.

Истә ялан тәпи чапкан
Җиләкле болыннарым.
Синдә генә гомеремнең
Иң изге урыннары.

Зур хыялларга утырып,
Йөгереп йөргән чагым.
Иңнәремә канат куйган
Синдер ул - туган ягым.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0910131948
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез