ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел

Киленгә

Син безнең өчен килен дә,
Якын дус та син миңа.
Туган көнең хөрмәтенә
Изге теләкләр сиңа.

һаман да син бүгенге күк,
Чибәр, япь-яшь булып кал.
Чын күңелдән ихтирамны
Бездән кабул итеп ал.

Исән-имин булып яшик,
Шатлыкларны бүлешеп.
Үтсен әле гомеркәйләр
Бүгенгедәй көлешеп.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0710131950
21
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез