ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Көнчелек

Тормыш иткән илнең кочагында,
Реформалар белән иң элек.
Ирек бирми рәхәт яшәү өчен,
Чәчәк ата ярсып көнчелек.

Дус яшәми инде күршеләр дә,
Читләштеләр дуслар-туганнар.
Бик күпләре кара көнчелекнең
Үзәгенә кереп тулганнар.

Көнләшәләр ирләр хатыныннан,
Хатыннары көнли иреннән.
Ә кемнәрдер туеп, китә чыгып,
Аерылып туган җиреннән.

Берәү әгәр йорт тергезә икән,
Икенчесе биек иттереп.
Төзеп куя калай түбәләрен
Болытларга тикле җиткереп.

Талашлардан, сугышлардан тора
Бу тормышның кайнар асылы.
Әллә инде җәйге корылыктан
Кибеп бара кеше акылы?

Көнләшәләр сабый балалар да,
Көнләшәләр картлар, яшьләр дә.
Йозак куеп эчке күңелләргә,
Өйрәнделәр хәзер яшәргә.

Бездә кеше берсен-берсе һаман,
Узышырга теләп чабыша.
Тик шулай да бераз ярлырагы,
Баерактан артта калыша.

Нишләтәсең, гасыры шул,
Үзгәрде бар кешелек.
Җиңеп чыксын киләчәктә
Бәхетле, ак көнчелек!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1610131949
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез