ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

"летай"(интернетка багышлана)...

Исеме "Летай" булса да,
Оча алмый интегә.
Нервасына зыян сала,
Сау-сәламәт кешегә.

Безлимитка, түлисе юк,
Утыр да, иркен сула.
Әти әйтә бушка сыр ди,
Капкында гына була.

Берничә ел элек аны
Сөенеп тоташтырдык.
Уку өчен кирәк диеп,
Әниләргә ялындык.

Уку дигәннәре шундук,
Кайтып калды уенга.
Кино ачканын көтәбез,
Ярты сәгать буена.

Черки тизлеге белән дә,
Оча алмый кич җиткәч.
Тизлекләре арта сыман,
Модемга берне төрткәч.

Саныйм тормозить иткәндә,
Төрле күк җисемнәрен.
"Летай" түгел "Ползун" диеп,
Үзгәртик исемнәрен.

Белмим каян бирелгәндер,
Мондый очу таланты.
Кайбер көнне туктап кала,
Әллә сына канаты?

Авылларда хезмәткәрләр,
Кешеләрдән соранып.
Тоташтырып йөрде аны,
Өй саен рөхсәт алып.

Нәтиҗәсе шунда булды,
Тизлекләре кимеде.
Оча алмый, хәле бетә,
Әллә тәмам симерде?

Китереп торсаң ачуны,
Мин чарасын күрермен.
Инде ярты гарип калган,
Канатыңны кисермен!
Интернет көне
Уникаль идентификатор: 1610131953
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез