ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Саба тәрәзәләре...

Гүзәл Сабага кергәндә
Зур бина каршы ала.
Анда яхшы күрсәткечле
Тәрәзәләр ясала.

Унике ел эшләп килә,
Халыкны сөендереп.
Тышкы яктан бар йортларны
Ямьнәргә төрендереп.

Бөтен Татарстан буйлап,
Абруе киң таралган.
Тырыш эшчәнлеген күреп,
Сокланалар аңардан.

Куркыныч түгел кышларын
Искән салкын җилләре.
Ышанычны аклый зурдан,
Саба тәрәзәләре.

Сыйфат буенча тиңнәр юк,
Уңышлы бара хезмәт.
Ирештерә һәр бер кеше
Рәхмәт йөзеннән хөрмәт.

Җитештергән тәрәзәләр,
Матурлыкны тудыра.
Алсу гөлләр бизәк өстәп,
Чәчәк атып утыра.

Коллективта дуслык били,
Бердәм яши барысы.
Тәрәзләргә эшчеләрнең,
Сеңгән йөрәк җылысы.

Клиентларның гүзәллектән
Шатлансын киң күңеле.
Оешманың киләчәктә
Озын булсын гомере!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1610131955
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез