ФК
Фирдәүсә Кәримова
10 октябрь, 2013 ел

Көз аенда туганнарга

Көзнең була төрле чагы,
Алтын мәле, кара чагы.
Тик шулай да көздән дә бай,
Матур фасыл бармы тагы?

Урман-кырлар һәм болыннар,
Буялганда алтын төскә.
Пәрәвезләр сәяхәттә,
Ничек бирелмисең хискә...

Менә шундый бай вакытта
Син тугансың шатлык булып.
Әллә шуңа күңелләрең
Тора игелектән тулып.

Ярдәмчел дә, тырыш та син,
Нык бирелгәнсең хезмәткә.
Туган көндә зурлап әйтик,
Син, чынлап, лаек хөрмәткә.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1010131956
23
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез