ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

"чупакабра"...

Сәер бер җәнлек йөри ди,
Татарстан буенча.
Кош-кортларның канын эчеп,
Төннәр буе туймыйча.

Элек Кукмарада иде,
Хәзер килгән Сабага.
Керергә куркып торырсың,
Бу җәнлектән абзарга.

Кемдер әйтә йонсыз диеп,
Бер метрлап буйлары.
Вампир булып кыланырга,
Аның бөтен уйлары.

Йонсыз килеш туганмы ул,
Яисә инде коелган?
Әллә кыланмышы өчен
Кемдер йонын йолкыган?

Ватып кереп читлекләрне,
Дер селкетеп ояны.
Төн үткәнче егып сала
Ун-унбишләп куянны.

Үрдәккә дә чират җитә,
Вакыт калса сарыкка.
Зыян сала бирә шулай
Яшәп яткан халыкка.

Җәен үстергән казлардан
Бәлеш ашыйм дисәгез.
Суеп, эшкәртеп калыгыз,
Озак уйлап йөрмәгез!

Иртә белән ялгыш кына,
Булмасын ватык ишек.
Ә казларның муенында
Кан эчкән ике тишек.

Күпме тырышсалар да бит,
Ата алмый кешеләр.
Телдә һаман "чупакабра",
Шуны сөйли күршеләр.

Килгәч әйдә китсен айкап,
Татарстан тирәсен.
Кызыгып безнең каннарга,
Өйгә генә кермәсен!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1710131958
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез