ФК
Фирдәүсә Кәримова
10 октябрь, 2013 ел

Дуска

Халык әйтә китапларда
Кешеләрнең язмышы, дип.
Шушы кешеләргә бәйле
Гомерләрнең агышы, дип.

Әйдә, дустым, синең исем
Китапларга кереп калсын.
Юбилеең хөрмәтенә
Бик лаеклы урын алсын.

Атап язган шигъри бүләк
Кадерлерәк акчалардан.
Акча бетә, шигырь кала
Кыйммәт булып башкалардан.

Еллар үткәч ул шигырьне
Укып була «минеке» дип.
Ә мин сиңа теләкләрне Я
зыйм әле башны иеп.

Кояш кебек гомерле бул,
Нык бул биек таулар төсле.
Сулар өчен һава кебек,
Чишмә, күлләр кебек хисле.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0910131957
13
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез