ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел

Рахматуллин рамильнең якты истэлегенә багышлана...

Вафатыңа Рамиль 1 ел була,
Төзәлмәстер мәңге ярабыз.
Карап җансыз фотосүрәтеңә,
Сине сагынып искә алабыз.

Юксыналар әти-әниләрең,
Газиз малай идең аларга.
Еллар үтә, күз яшьләре кипми,
Ә хәтерләр һаман яңара.

Кешеләргә яхшы була белдең,
Китә идең бары елмаеп.
Яфрак койган зифа каен төсле,
Иптәшләрең көтә моңаеп.

Кайтмассың син күпме көтсәк тә без,
Мөмкин түгел кабат күрешү.
Элеккеге сыман гөрләп яшәп,
Ни хәл брат дип куллар бирешү.

Киләчәккә горур атламадың,
Каршы алып тормыш языңны.
Төшләренә кереп булса да бер,
Юат кочып сөйгән кызыңны.

Шомлы зират, синең каберең анда,
Чардуганда йомшак уенчык.
Җәен үскән алсу чәчкәләр дә,
Шиңде көзен төшкәч салкын чык.

Күңелләргә безнең нидер җитми,
Бушлык калды сине югалткач.
Нишләгәндер туган апаларың,
Соңгы юлга энесен озаткач.

Гомереңә нигә нокта куйдың?
Тормыш бит ул-ходай бүләге.
Ята хәзер шыксыз җир астында,
Дусларының якын терәге.

Бергә укыган сыйныфташларыңның,
Өзеләдер һәр чак үзәге.
Җирләгәндә яшләр тулы иде,
Ничек түзсен ана йөрәге?

Урының булсын оҗмах түрләрендә,
Бар да сагынып искә алсыннар.
Җомга саен сине сагынганнар,
Рухың өчен дога кылсыннар!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2510131960
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез