ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел

Иҗат юлым...

Иҗат юлын таптыйм, яшьлегемнең,
Иң матур һәм гүзәл чагында.
Уң кулымнан төшми минем каләм,
Языр өчен фикер барында.

Кемдер атый олуг Тукай диеп,
Исем китә андый кешегә.
Үзләреннән булып чыкмаганнар,
Түбәнлеккә таба төшерә.

Бәхәсләшмим, мин Пушкин да түгел,
Бакенбард юк, кырам сакалым.
Ил талаучы чебен-черкиләрне,
Тасвирларга җитә акылым.

Укытучылар мәктәп елларында,
Бармак янап торып сүктеләр.
Аның саен яза бирде Илнар,
Туктатмады алар кебекләр!

Көтә алда иҗат юлларында,
Язылмаган күпме шигырьләр.
Йөрәктәге иҗат ялкыннары,
Кайнар хисен бүләк итерләр.

Тормыш чагылдырган шигъри сүзләр,
Төшеп кенә тора табадан.
Сталин мине җилтерәтер иде,
Исән булса тотып якамнан.

Арттырмыйм да, киметмим дә барын,
Шигырьләрдә чагыла дөреслек.
Әйтми булмый, чөнки бүгенгене,
Сукыр күзләр белән күрерлек.

Иҗатыма зинһар бәйләнмәгез,
Кемгә генә шигырь язмадым.
Кечкенәдән сәләтемне сизеп,
Иҗат юлын үзем сайладым.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2510131961
17
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез