ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

Җәйге маҗара...

Җәен эшчән бал кортлары,
Бал җыялар болында.
Матур булып эзе кала,
Алар чаккан урында.

Чыгып киттем мин балыкка,
Җәйнең матур көнендә.
Ул көнне булган маҗара,
Истә әле бүген дә!

Балык тотып утырганда,
Очып килде бер черки.
Өйдә онытылып калган,
Дару сөртмәдем чөнки.

Кан эчәргә тотынганын,
Түзеп көтеп утырдым.
Ә аннары җайлап кына,
Кепка белән кундырдым.

Һәлак булды шунда черки,
Әйтерсең яу кырында.
Уйлый башладым үзем дә,
Балык тоту турында.

Көтмәгәндә-нитмәгәндә,
Кунак булды кигәвен.
Аңламадым бу дускайның,
Нәрсә өчен килгәнен?

Кулга кунганын көттем дә,
Җайлап кына сыладым.
Батыраеп йөргән иде,
Инде мәрхүм ясадым.

Балыгы да эләкми бит,
Борчый кан эчүчеләр.Җәйге маҗара...

Җәен эшчән бал кортлары,
Бал җыялар болында.
Матур булып эзе кала,
Алар чаккан урында.

Чыгып киттем мин балыкка,
Җәйнең матур көнендә.
Ул көнне булган маҗара,
Истә әле бүген дә!

Балык тотып утырганда,
Очып килде бер черки.
Өйдә онытылып калган,
Дару сөртмәдем чөнки.

Кан эчәргә тотынганын,
Түзеп көтеп утырдым.
Ә аннары җайлап кына,
Кепка белән кундырдым.

Һәлак булды шунда черки,
Әйтерсең яу кырында.
Уйлый башладым үзем дә,
Балык тоту турында.

Көтмәгәндә-нитмәгәндә,
Кунак булды кигәвен.
Аңламадым бу дускайның,
Нәрсә өчен килгәнен?

Кулга кунганын көттем дә,
Җайлап кына сыладым.
Батыраеп йөргән иде,
Инде мәрхүм ясадым.

Балыгы да эләкми бит,
Борчый кан эчүчеләр.
Колак төбендә музыка
Чыгарып йөрүчеләр.

Артымнан куа башлады,
Бал корты килеп чыгып.
Үпкән булып кына гүя,
Алды арт якны чагып.

Ничә көндер утырмадым,
Икеме шунда өчме?
Кигәвен һәм черки өчен,
Алды ул миннән үчне!=)
Колак төбендә музыка
Чыгарып йөрүчеләр.

Артымнан куа башлады,
Бал корты килеп чыгып.
Үпкән булып кына гүя,
Алды арт якны чагып.

Ничә көндер утырмадым,
Икеме шунда өчме?
Кигәвен һәм черки өчен,
Алды ул миннән үчне!=)
Җәй көне
Уникаль идентификатор: 2410131965
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез