ИХ
Илнар Хазиев
23 октябрь, 2013 ел

Сөйләмебез...

Онытыла бара әдәби тел,
Ямьсез сүзләр керә сөйләмгә.
Аяк баскан саен мәгънәсезлек,
Зарларымны кемгә сөйләргә?

Үтә яннан мәктәп балалары,
Буйлары шул минем күкрәктән.
Ун яшеннән тутырып сүгенергә
Аларны соң нәрсә өйрәткән?

Начар сүзләр кулланмасак әгәр,
Булмый мени әллә аңлашып.
Безне бәлки шайтан котыртадыр,
Эчке дөньябызда адашып.

Кечкенәдән нинди тәрбия алса,
Шундый була кеше тормышта.
Башларыма төрле уйлар килә,
Тәрәз ачкач язгы сулышта.

Бездә генә чып-чын татар халкы
Сөйләшәләр урыс телендә.
Ишетелми таныш булган исем,
Яшәсәк тә татар илендә.

Болай барса онытылмасмы тел,
Сез дусларым шуны уйлагыз.
Татар теле камиль булып калыр,
Көрәшербез, һич юл куймабыз.

Аралашып яшик дуслар белән,
Сөйләмебез үссен, баесын.
Сүгенүне читкә алып куеп,
Сокландырыйк әле барысын!
Татарлар
Уникаль идентификатор: 2210131966
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез