ИХ
Илнар Хазиев
23 октябрь, 2013 ел

Нәрсә ул бәхет?...

Бәхет нәрсә дигән сорау туа,
Уйлыймын да шуны тирәннән.
Ул бит безгә Ходай тарафыннан,
Туган көннән алып бирелгән.

Без бәхетле дуслар, әти-әни янда,
Таңнар ата сибеп кояшын.
Кесәңдәге "шакшы" акчалардан,
Үреп булмый бәхет оясын.

Минем белән күпләр килешерләр,
Сәламәтлек бәхет билгесе.
Кирәгеннән артык донья куа,
Моны белми заман кешесе.

Олыгайган көндә сөйгән ярың,
Балаларың булса яныңда.
Бәхет уты сүнми җилләр белән,
Ә кабына балкып тагын да!

Югалтмыйча саклыйк бәхетләрне,
Дөрес юлдан атлыйк сөенеп.
Томыштагы бәхет агачының,
Җимешләрен өзик үрелеп!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2210131968
12
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез