ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

Яшәү яме...

Кунак булып килдек җир йөзенә,
Таң ата да, янә кич була.
Уйлаганда кыска гомер юлын,
Күзләремә минем яшь тула.

Яшәүләрдән һич тә туеп булмый,
Бетмәсә дә мәңге яралар.
Кайберәүләр тоймый яшәү ямен,
Яшьли килеш китеп баралар.

Гомерләр акчага сатылмыйлар,
Үткәннәргә илтми күперләр.
Тормыш утын үзе кабызганнар,
Шатлык белән гомер итерләр.

Кыек юлга басмый, туры барсаң,
Тимәс сиңа язмыш сынавы.
Ишетелер баскан адымыңда
Бәхет кыңгыравы чыңлавы.

Бауга менмик дуслар үргә меник,
Киләчәк бит шулай корылган.
Газиз әнкәй безне яшәр өчен,
Карынында йөртеп тудырган!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2410131969
11
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез