ИХ
Илнар Хазиев
23 октябрь, 2013 ел

Туган як таңнары...

Сызылып ата таңнар туган якта,
Тәгәримен чыклы чирәмдә.
Сандугачлар бизәп яшьлегемне
Сайрашалар минем тирәмдә.

Кояш чыгып болыт арасыннан,
Үрелә дә бакча буена.
Сөенешеп гүя аткан таңга
Нурларында чәчкә коена.

Җанландырып авыл яшәешен,
Әтәч тавышы бизи иртәне.
Көнчыгыштан искән назлы җилләр
Туңдырыплар куя җилкәне.

Иртәләрен саф һавага чыгам,
Яшәртә күк аның шифасы.
Менеп күккә, хыялларга чумып ,
Карлыгачтай килә очасы.

Яшен яшьнәп, яңгыр явып китсә,
Тамчы баса җирнең тузанын.
Сизмисең дә, мондый гүзәллектә
Яшь гомернең ничек узганын.

Яши бирәм тоеп матурлыгын,
Туган якның алсу таңының.
Күңелемә кереп сакланырлык
Үзәге ул минем җанымның!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2210131970
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез