ИХ
Илнар Хазиев
23 октябрь, 2013 ел

Тагын сайлау...

Берсе үтеп кенә китте,
Тагын җитте сайлаулар.
Талашалар "Дебаты" да
Көн саен кандидатлар.

Ишәк кыйный Жириновский,
Чыбыркы тоткан кулга.
Имеш ишәк кыйнап кына,
Рәсәйдә хуҗа була.

Америкаларны сүгә,
Сугыш башлыймын дия.
Урысларга коммунизм,
Ә безгә Монголия!

Кемне генә сайласак та,
Налоглары артачак.
Хыялланма Прохоров,
Путин сине басачак.

"Егэ" ны бетерәбез дип,
Юкка вәгъдә иттегез.
Зюганов белән Миронов
Чукыныплар китегез.

Митинглар үтә тора,
Килә меңләгән кеше.
Шул салкында "катып тора",
Булмагач бүтән эше.

Урам тулы плакатлар,
Кемнәрне сайлыйк икән?
Әллә инде кулны селтәп,
Сайлауга бармыйк микән?

"Бердәм Рәсәй" партиясен
Мактый бирә мактаган.
Лидерлары төшми бер дә
"Почет дигән тактадан".

Телевизор кушсаң сайлау,
Интернет ачсаң сайлау.
Баш әйләндергеч вәгъдәләр,
Бары тик кеше алдау.

Бездән тормый бит киләчәк,
Мин исә ни хәл итим.
6 ел бергә булырбыз,
Рәхим ит иптәш Путин!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 2210131972
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез