ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел

Дөнья бетәрме?

Бер елдан соң донья бетә диләр,
Бу бар халык өчен табышмак.
Белмим, ничек донья бетә алсын,
Әгәр ныклап уйлап карасак.

Илләр имеш су астында кала,
Астероид төшә галәмнән.
Җир шарыдай башлар әйләнәләр,
Галимнәрнең көфер сүзеннән.

Алар фикеренә ышансак без,
Донья бетте инде күптәннән.
Әллә нинди зур-зур кометалар
Төште җиргә асыл күкләрдән.

Арктикада бозлар эремиләр,
Юкка гына сөйләп торалар.
Кушкан идем телевизорны мин,
Пингвиннар чана шуалар.

Ишеткән бар, еллар үтү белән,
Кояшның да уты сүнәчәк.
Яшәр өчен урын эзләргә дип,
Айга кадәр кеше менәчәк.

Кояшның һич уты сүнә алмый,
Ул лампочка беләнх эшләми.
Болын буе гайбәт сөйләүченең,
Ник шөпшәләр телен тешләми?

Кемдер куркып донья бетүдән,
Җир астына окоп казыды.
Язгы сулар окопларын ишеп,
Балчыклары белән агызды!

Табигатькә каршы баручыны,
Бәхетсезлек көтә юлында.
Андый кеше язмыш баткагына,
Муеныннан чумып егыла.

Интернетта, китап битләрендә,
Бу фикерләр судай ташыган.
Донья бетми, бүген, иртәгә дә,
Елдан соң да, һәтта гасырдан!
Дөнья бетү көне
Уникаль идентификатор: 2510131973
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез