ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Симәнкегә мәдхия...

Өйдә эшләр булмаганда,
Бирешмибез сагышка.
Үреләбез барчабыз да
Кыздырган көнбагышка.

Актуаллеген югалтмый,
Җәен капка төбендә.
Икенче көн кабыгыннан
Тавыклар рәхәтләнә.

Симәнке бар икәненме,
Синдә дуслар белсәләр.
Уч тутырып өләшкәләп,
Бик тиз бушый кесәләр.

Язып куйганнар тышына,
Бик күп имеш витамин.
Бар шул начар яклары да,
Артык май, холестерин.

Әби-чәби көнбагыштан,
Җитәрлек табыш ала.
Куырып сату итә дә,
Бизнесы алга бара.

Телевизор караганда,
Компьютер алдында.
Симәнке чиртеп утыру,
Бездә хәзер модада.

Тәмәкене ташлаучылар,
Башта симәнке ашый.
Авыз белән теле аргач,
Яңадан тарта башлый.

Бакчаларда үстерәләр,
Карап сары чәчәкне.
Күбрәк йотсаң чистартмыйча,
Борчый сукыр эчәкне.

Нервлары какшаганнар,
Көнбагышны кимерә.
Тынычланам диеп шулай,
Бераз гына симерә.

Симәнке ул иптәшләрем,
Шундый зур көчкә ия.
Шуңа күрә яздым аңа,
Мин утырып мәдхия!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1610131984
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез