ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Күңелсез язлар...

Бу елгы яз, яз кебек тә түгел,
Әллә нигә җанны өшетә.
Җиргә төшкән томан арасында,
Күңел үзен начар хис итә.

Әйтерсең лә алсу кояш нуры,
Җылытмый күк донья кочагын.
Хыялымда яз җилләре белән,
Болытларга таба очамын.

Түбәләрдән тамган көмеш тамчы,
Төнгә ката очлы боз булып.
Туган якның таныш җирләрендә
Мин йөримен шулай онытылып.

Тоньяк кырдан ачы җилләр исә,
Карлар ява буран сагышында.
Өч ай буе ул хакимлек итте,
Бирешәсе килми кышның да.

Әллә нигә дөп-дөп тибә йөрәк,
Сабый бала сыман түземсез.
Тормыш түгел, яшәеше түгел,
Ә язлары бары күңелсез!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 1610131983
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез