ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Ахырзаман...

Декабрьдә дөнья бетә диләр,
Барыбыз да шуны көтәбез.
Әллә дуслар яңа елны да соң,
Иртәгә үк бәйрәм итәбез?

Өч-дүрт көнгә ут та сүнә икән,
Авыр була кеше хәлләре.
Караңгыдан ничек котылырбыз,
Кибетләрдә беткән шәмнәре.

Халык җыя ботка, консервалар,
Түбәниен төреп җылыта.
Ә галимнәр пеләш башын кашый,
Уйлап түгел, димәк кычыта.

Әгәр исә уты сүнә икән,
Якты итеп кабат янармы?
Мин дә шүрләп шушы вакыйгадан,
Зарядкага куйдым фонарьны.

Интернетта бер үк балык башы,
Газетада шуны чәйниләр.
Сагыз түгел, симәнке дә түгел,
Шырпы сата бүген әбиләр.

Бетә дуслар "Майя" календаре,
Нечкә күңел тирән ярсуда.
Курыкмагыз, унөченче елга,
Календарьлар күптән сатуда.

Якыная ахырзаман алды,
Ышанам да, юк-юк ышанмыйм.
Туеп тәмам гайбәт сүзләреннән,
Телевизор хәзер кушалмыйм.

Уян халык, хискә бирелмә син,
Донья бетмәс, сүнмәс утлары.
Якты тормыш безнең алда әле,
Балкып торыр Рәсәй йортлары!
Дөнья бетү көне
Уникаль идентификатор: 1710131986
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез