ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

Картлар йорты...

Картлар йорты кырыеннан үтәм,
Тормыш кайный тирә ягында.
Тик картларның күңле тыныч түгел,
Туып үскән җирен сагына.

Монда алар рәхәт яшәсә дә,
Тоймыйлардыр җылы назларны.
Уяналар иртүк бушлык били,
Каршылыйлар ялгыз язларны.

Вафат булган газиз кешеләре,
Ятып калган сугыш кырында.
Юксынуның чиксез тойгылары
Ишетелә йөрәк җырында.

Карыйлар да фотосурәтләргә,
Исләренә төшә үткәннәр.
Кайчандыр бит 4 почмаклы өйдә,
Алар матур гомер иткәннәр.

Хәл белергә килсә туганнары,
Ераклардан кайтып бу йортка.
Күзләренә тула кайнар яшьләр,
Онытылып кайгы минутка.

Оныклары исә яши бирә,
Әби-бабай салган нигездә.
Замананың мондый күренешен
Бирер иде әйтеп телсез дә!

Картлар йортның тәрәзенә килеп,
Күзәтәләр читтән доньяны.
Кабынмас шул кире гаиләләрнең,
Элеккеге кайнар учагы!
Өлкәннәр көне
Уникаль идентификатор: 2410131987
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез