ФК
Фирдәүсә Кәримова
18 октябрь, 2013 ел

Уйлану...

Мин утырам кичке тын урамда,
Баш очымда йолдыз атыла.
Күпме генә теләк теләсәм дә,
Үтәлмәстер кебек тоела.

Бер көн диләр күбәләкнең гомре,
Безнең гомер әллә озынмы?
Доньялары үзгәрмәде дуслар,
Ә кешелек бары бозылды!

Уңыш безне читләп үтмәсә дә,
Булсалар да тыныч иртәләр.
Дин юлыннан барган шәхесләрне,
Пуля белән харәп итәләр.

Уйга батам, башым судай кайный,
Һәр вакыйга уза күңелдән.
Тәрәзәгә карыйм, ярый анда,
Бакча түре гөлгә күмелгән.

Ул гөлләр дә, корау төшүгә үк,
Туңып җиргә башын салырлар.
Түзде алар нинди корылыкка,
Гөлләр икән чып-чын батырлар.

Артта калган сандугачлы җәйләр
Хисләремне минем яңарткан.
Йөрәк аша ага шигъри чишмә,
Яшәү рухы алам иҗаттан!
Сагыну
Уникаль идентификатор: 1710131991
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез