ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Сау бул җәй...

Артта калды сандугачлы җәйләр,
Алтын көзләр атлый ашыгып.
Җәйләр дә бит тормыш мизгеледәй,
Гүзәл чагын булмый кайтарып.

Без күрәсе җәйләр алда әле,
Яшьлегебез нурлар сипкән чак.
Сары көз дә, хәерле юл теләп,
Бәхет ишекләрен ачачак!

Тыйнак җилдә каен яфраклары,
Гүя елап җиргә төшәләр.
Отып алып күкнең шаулавыннан,
Көзнең җырын көйли чишмәләр.

Үпкәләмим моңсу диеп көзгә,
Бүләк итәр кайнар хисләрен.
Каршы алыр, манып тирә-якка,
Табигатьнең төрле төсләрен.

Донья бүген көздә кайный инде,
Соңгы бите җәйнең ябылды.
Күңелдәге сагышларны юа,
Сибәләгән төңге яңгыры!
Җәй көне
Уникаль идентификатор: 1710131990
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез