ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Табигать яшәрә!

Яз айлары яшел келәм җәя,
Туган җирнең тирә-ягына.
Күңелемә чиксез моңнар тула,
Җыр сузса да тургай аз гына.

Уянасың сандугачлы таңда,
Иркенәйтә һава сулышны.
Ямьле язның сихри гүзәллеге
Бизи гөлдәй матур тормышны.

Яшәрәләр Саба урманнары,
Яшәрәләр киң-киң болыннар.
Алсу йөзле һәр бер чибәрләргә,
Йөрәкләрдә безнең урын бар.

Таптамыйм дип сары чәчкәләрне,
Чыклы җиргә аяк басасың.
Бакчадагы шомыртларны күреп,
Киләчәккә илхам аласың.

Язлар белән без дә яшәрәбез,
Оя корып яшьлек иленә.
Сәгать санап, узган вакытларны,
Булмаса да борып кирегә!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 1710131995
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез