ИХ
Илнар Хазиев
18 октябрь, 2013 ел

Курыкмагыз "егэ" дан!

3 хәрефтән тора бу сүз,
Егэ булыр исеме.
Куркыта ул укычы, һәм
Укытучы ишене!

Көздән бирле әзерләнеп,
Язын гына туктыйлар.
Дәвам итә еллар буе,
Мәктәптә пробныйлар.

Репетиторга йөриләр,
Югары баллар көтеп.
Нәтиҗәдә 50 саны,
Үзәкне куя өзеп.

Интернеттан алалар да,
Пробный эшләтәләр.
Шулай итеп Егэ ның ни
Икәнен күрсәтәләр.

9 нчы сыйныфтан ук
Хәзер Егэ керттеләр.
Җыелышлар җыйдылар да,
Әниләрне сүктеләр.

Телефонга күптән закон,
Тапсалар эшләр хәрап.
Сәгать карарга булса да,
Егэда куер ярап.

Бәлки камера куерлар,
Узган елны булмады.
Укытучылар куркуда,
Качкан йөздән нурлары.

Хөрмәтле укучыларым,
Курыкмагыз Егэдан.
Аны без дә биреп чыктык,
Аудиториялардан!

Шоколад алып керәләр,
Эшләтер диеп башны.
Ә аннары утыралар,
Җыерып ике кашны!

Имтиханда бирешмәгез,
Комиссия күрсә дә.
Шпаргалка тутырыгыз,
Сыйган кадәр кесәгә.

Заглушкалар кайтачак ди,
Мәктәпләргә районга.
Күңелсез хәлдә калмагыз,
Ышанып "Татинком" га.

Минем сезгә киңәшем шул,
Әзерләнегез дуслар.
Ак бәхетләр теләп калам,
Унберләр һәм тугызлар!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 1710131996
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез