Мин сокланып тирә-ягымдагы
Табигатькә карап торам да.
Яуган яңгыр һаваларын сулап,
Яз исләрен тоям урамда.
Үсеп кенә килгән яшел чирәм,
Татый тәүге кояш нурларын.
Шат җырларын сузган сыерчыклар,
Эретәләр "күңел бозларын".
Һаваларда казлар каңгылдавы,
Үрдәкләрнең бердәм тавышы.
Аккан сулар, кар сулары түгел,
Алар безнең гомер агышы.
Бакчадагы җимеш агачлары,
Язны көтеп тәмам тилмергән.
Ояты да, намусы да юктыр,
Ботакларын тычкан кимергән.
Елга буен матурлыкка күмгән,
Тал песиле биек таллары.
Озак тормас, болыннарны бизәр,
Чәчкәләрнең агы, аллары.
Игенченең сизеп тырышлыгын,
Гөрләп торыр басу-кырлары.
Күзне ачып карыйк ямьлелекне,
Бәхет бит ул күрү боларны!
4
0
420
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез