ИХ
Илнар Хазиев
19 ноябрь, 2013 ел

Кайда син кыш...

Көз айлары үзәкләрне өзә,
Яңгыр ява көн дә сибәләп.
Соңгы яфрак чия агачыннан
Очып тошә нигез тирәләп.

Кайда син кыш, әллә Сахраларда,
Йөрисеңме шунда адашып?
Юл тот әле безнең туган якка,
Ак карларың белән парлашып.

Урамнарны караңгылык били,
Куренмидер һич бер тереклек.
Искә алам сандугачлы җәйне,
Уйланам да шулай иң элек.

Ел да кышлар ялыктырып килә,
Әллә беткән карның запасы?
Юк билгеле, сәбәп гади генә,
Табигатьнең бөек хатасы.

Эх аласы җылы уч төбенә,
Мамык карның энҗе бөртеген.
Һәм тоясы секунд арасында
Аның назлы эрү мизгелен.

Кыш ишетеп шушы зарларымны,
Килер бәлки якын арада.
Без уралып аксыл буранына,
Кич йөрербез салкын һавада.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1911132007
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез