ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел

Гарасатлы ел...

Куян елы гарасатлы булды,
Фаҗигаләр тырный йөрәкне.
Шагыйрь күңелен җәрәһәтләү өчен,
Кайгы-хәсрәт бик күп кирәкме?

Истән чыкмый булган вакыйгалар,
Күзне йомып ятам йокларга.
Анда да бит юләр төшләр кереп,
Батыралар тирән уйларга.

"Локомотив" егетләре вафат,
Тыныч түгел донья, нидер бар.
Җәй аеда баткан теплоходтан,
Ишетелә төрле тавышлар.

Борчыламы әллә сабыйларның,
Бер гонаһсыз, изге җаннары?
Әллә инде газиз кешеләрен,
Сагынамы сөйгән ярлары?

Табигатьнең иксез-чиксез көчен,
Булмый аны язып аңлатып.
Ник сабыйлар туа җир йөзенә,
Китәр булгач яшьли калдырып?

Кайберәүләр саксыз кыланалар,
Кул селтиләр кеше гомренә.
Үлә алар бары акча диеп,
План төзеп килер көненә.

Ришвәтчене таныйм ерактан ук,
Гел кычыта аның куллары.
Чыдый алмый тишеп чыга язган,
Костюмыннан корсак майлары!

Декабрьдә коеп яңгыр ява,
Ахыр заман алды шушымы?
Бармы алда тормыш, яисә бу ай,
Тереклекнең соңгы кышымы?

Яңа елга атлыйм, киң адымнар,
Эзем кала яуган карларда.
Кичерешләр генә яңармыйлар,
Шул ук уйлар били һаман да!

Калган еллар имин булсын иде,
Шуны телим, сызып үткәнне.
Шигырьләрем генә яңа минем,
Фикерләрем исә күптәнге!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2510132008
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез