Булган, ди, бер ил дөньяда
Патшасы булган беләт.
Сыдырган
Кайсын – яткырып,
Кайсын – каенга терәп.
Кем сафлыгын саклап йөри
Ниндидер сәбәп табып,
Шул хушлашкан дөнья белән,
Бүкәнгә башын салып.
Шуңа күрә барысы да
Газиз башларын саклап,
Ыштанын салып туңкайган.
Ә патша киткән саплап.
Ул патшага хатын-кыз ни,
Ир-егет ни – бер булган.
Бирсеннәр генә!
Биргәннең
Күңелен күрер булган.
Патшадан күреп башкалар,
Вагырак башлыклар да
Кул астындагы халыкны
Туңкайтып бастыртканнар.
Туңкаеп гомер иткән ил,
Туңкаеп күтен ачкан.
Яңа туган балалар да
Туңкаеп тәпи баскан.
Башларыңны сакласаң да
Күтеңне бирә-бирә,
Мәңгелек түгел шул гомер,
Гомер – бер мизгел генә.
Үлеп киткән бер көн патша.
Патшаны җирләгәннәр...
Тик үрә сикермәгәннәр,
Шатланып көлмәгәннәр.
Изге урыннар буш тормый,
Тәхетләр тулып торган.
Иске патшалар - үлгәннәр,
Яңалар - туып торган.
Еллар үткән. Ыстройлар,
Дәверләр үзгәргәннәр.
Мәңгелеккә китеп барган
“Мәңгегә” килгәннәр дә...
Күп нәрсәләрне яңага
Үзгәрткән яңа заман.
Тик бер нәрсә элеккечә
Сакланып калган һаман.
Туңкаеп гомер итә ил,
Туңкаеп артын ача.
Яңа туган балалар да
Туңкаеп тәпи баса.
4
0
364
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез