ИХ
Илнар Хазиев
5 ноябрь, 2013 ел

Дом-2

Бу язманы укырга
"ТНТ" дан бер тапшыру бара,
Без үскәндә китте башланып.
Инде хәзер ничә еллар үтте,
Һаман бетми, булмый ышанып.

"Дом-2" дип исем бирделәр дә,
Ул күрәсең бик тә килеште.
Монда килеп күпме чибәр кызлар,
Теләгәннәренә иреште.

Кич җитүгә куеп җибәрәләр,
Төнлә кушасаң китәр исләрең.
Бер-берсенә түшәк өсләрендә,
Аңлаталар сөю хисләрен.

Эшләмичә өйдә яткан хатын,
Журналларын алып кулына.
Исе китеп тапшыруны карый,
Онытып бар тормыш турында.

"Дом-2"ны алып бара бергә,
Бородина, Ольга һәм Собчак.
Әби күргәч бер көн әйтеп куйды-
Үләм, кит моннан, әччак.

Әбиләргә кирәк нәфис фильм,
Күңелләре тулган моң-зарга.
Сүкте мине Собчак кебек атны,
Тота диеп бабаң абзарда.

Килешәмен әби синең белән,
Кемнәр карый, шулар юләрләр.
Тапшыруга килгән оятсызлар,
Җәһәннәмдә янып көярләр.

Егетләре исә сугышалар,
Ә кызлары яши талашып.
Күз каршында салып киемнәрен,
Сыер сыман лач-лоч ялашып..

Чашкан иде мәктәп укучысы,
Ялганламыйм сезне, бу факт.
"Дом-2" дип чирләгәннәр өчен,
Әле ярый чыкты "Контакт".

Туктарсыңмы, әллә ябарлармы,
Үзәкләргә үттең "Дом-два".
Бәлки дустым озак калмагандыр,
Донья беткәч бетәр, кайгырма!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 0511132012
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез