ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел
Алга киткән гасыр учагында,
Янып, көеп гомер сөрәбез.
Мине сайлагыз дип указ яза,
Сайлау алларыннан түрәбез.

Рәхәт күрми партияны сайлап,
Юк-бар сүзгә күнгән кешеләр.
Реформалар чәчәк ата бирә,
Илне талый үткен "күселәр"!

Пенсияләр имеш арта икән,
"Калын була картлар кесәсе".
Барган иде әби "Оптовый" га,
Күтәрелгән песок бәясе.

Килсәң әгәр авыл мәктәбенә,
Аптырыйсың күреп бик озак.
Бикле дигән кызыл язу белән,
Эленеп тора анда зур йозак.

Имтиханны ничек итеп бирсен,
Чит авылга йөреп балалар.
Детсадларда сабый чиратлары,
Аналарны утка салалар.

Бер коммунист сөйләп торды бүген,
Заманында яхшы яшәдек.
Дәүләт бирә иде бушлай фатир,
Кредитны һич тә белмәдек.

Ипотека алсаң гына хәзер,
Йортларыңа матур төс керә.
Гомерең җитми, калган акчаларны,
Туганнарың түләп бетерә.

Башка шундый сәер уйлар килә,
Белмим кемгә тавыш бирергә.
Коммунистлар үткән гасыр җилен,
Кайтарыгыз әле кирегә!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2510132017
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез