ИХ
Илнар Хазиев
26 октябрь, 2013 ел

Акча

Кемгә җитә, кемгә җитми,
Исеме аның акча.
Бөтен кеше җир йөзендә,
Яши алмый байларча.

Дөнья куа чиновниклар,
Алга, артка карамый.
Эшчеләрне талый дәүләт,
Сүз әйтергә ярамый.

Әгәр акчаң булмый икән,
Бер ни эшли алмыйсың.
Дәваламый врачы да,
Һет шунда кадалмыйсың.

"Гаи" туктатса шулай ук,
Башны суга саласың.
Ел ярымга таныклыктан,
Шәпләп коры каласың.

Туалетка керү 10 сум,
Булса шәхси эшләрең.
Керми кая барырсың соң,
Борып алса эчләрең.

Акча отам диеп барсаң,
Әгәр уен залына.
"Ыштансыз" кайтып китәрсең,
Өйгә хатын янына.

Керү белән, сорар синнән,
Акча кайда, бир миңа!
Бетте дигәч, уклау белән,
Биреп алыр маңгайга.

Көрәп алмыйлар акчаны,
Ул бит яуган кар түгел.
Булган җитми, һаман күпне,
Өмет итә шул күңел.

Кемдер йөзә алтыннарда,
"Мерседец" та җилдерә.
Кемдер акча таба алмый,
Ипигә дә тилмерә.

Ришвәт алып яшәүчеләр,
Акча өчен үләләр.
Шулар авызына карап,
Илдә гомер сөрәләр!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2510132018
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез