БА
Билгесез автор
19 июнь, 2011 ел
Рәхмәт әни сиңа, мең-мең рәхмәт,
Һәрчакта да булдың түземле,
Җаның тыныч , күңелең аяз булды,
Ходай олыласын үзеңне.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең,
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасын,
Ходай сине бары безнең өчен,
Күз карасы кебек сакласын.
Әниләр көне
Уникаль идентификатор: 190611202
31
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез