БА
Билгесез автор
19 июнь, 2011 ел
Язлар, җәйләр аша үтеп, уңышлар җыеп,
Тагын бер ел узып китте, канатын җәеп.
Ел барышыннан калышмый, без бардык атлап,
Дөрес яшәргә тырышып, сабырлык саклап.
Без телибез бар яшьләргә саф, матур хисләр!
Беркайчан да керләнмәссен сезнең күңелләр!
Парлыларның мәхәббәте гомерлек булсын!
Парсызларга пар канатын табарга язсын!
Без телибез балаларга шатлыклы җәйләр,
Газиз әткәй-әнкәйләргә - озын гомерләр!
Без телибез илебезгә иминлек, байлык!
Без телибез hәммәбезгә исәнлек-саулык!
Әниләр көне
Уникаль идентификатор: 190611203
21
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез