ИХ
Илнар Хазиев
28 декабрь, 2013 ел

Уза гомер

Гомер уза аккан сулар кебек,
Әй ашыга вакыт дигәне.
Күз йомганчы тик күренеп кала,
Зур галәмнең бары иңнәре.

Алны-артны белми, донья куып
Сизмибез лә гомер узганын.
Балачакның сукмагыннан атлыйм,
Дәвалыйм дип күңел сызлавын.

Сәгать саный вакыт исәпләрен,
Якынайтып картлык арасын.
Эх, кайтарып булса иде кире
Баштан кичкән еллар дәрьясын.

Гомер гүя "тулпар ат"ын җиккән,
Һәм утырткан безне арбага.
Ашыктырып килер иртәләрне,
Бер туктамый чаба далага.

Кемдер туа, кемдер вафат була,
Язмышлардан юктыр узмышлар.
Кадерләрен белеп яшик әле,
Гөрләп барган чакта тормышлар!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2712132020
8
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез