ИХ
Илнар Хазиев
5 ноябрь, 2013 ел

Бүгенге замана

20 нче гасыр артта калды,
Килде безгә "текә" замана.
Йөрешмиләр туган-тумачалар,
Үз базында һәр кем казына.

Кибетләрдә бәя артып тора,
Пенсиягә яши карт-коры.
Дәваланыйм дисәң врачы юк,
Егыл да үл, каһәр суккыры.

Сайлауларга кадәр ышанабыз,
Имеш илдә тәртип булачак.
Россиянең бөтен кешеләре
Юк бәягә газын ягачак.

Сайлау үтә, абзый сайланды ди,
Шулай итеп тагын алдандык.
Эшләп ашап яшәгәннәр өчен,
Түгел инде бу зур яңалык!

Эчкечелек чәчәк ата бирә,
"Коры закон" бәлки кертерләр.
Бездә халык эчми яши алмый,
Быжгый ясап гомер итәрләр.

Көзләр килә кабат җәйләр үткәч,
Кышлары да бик тиз узалар.
Донья куып алны-артны белми,
Фәрман бирә өстән хуҗалар.

Илебездә рецидивист хуҗа,
Полиция, аннан ришвәтче.
Әйдә әле заман шуларга,
Кем икәнеңне син күрсәтче.

Ә урамда "төнге күбәләк",
Ватык аның язмыш көзгесе.
Салкын көнне кыска итәктән,
Ничек туңмый икән әгъзәсе?

Дәүләт бүлеп биргән тиеннәргә,
Укытучы бала укыта.
Арттырабыз диләр хезмәт хакын,
Арттырмыйлар ләкин не чурта!

Сызып ташлап баштан барын да,
Бу хәлләргә түзеп торыйкмы?
Әллә инде алып туганнарны,
Айга менеп тормыш корыйкмы
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 0511132021
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез