ИХ
Илнар Хазиев
31 октябрь, 2013 ел

Ата каз кыйссасы

Яз көне алган бәбкәләр,
Таләп итә күпме наз.
Урам буйлап тешли-тешли,
Арттан куа ата каз.

Үзәгемә үтте бу ел
Күршенең ата казы.
Колагымда чыңлый һаман,
Ысылдаган авазы.

Якын китермәде мине,
Алга сузып муенын.
Томшыгы белән йолкыды,
Аягымның бар йонын.

Китереп тибеп ата казга,
Качу ягын карадым.
Капкага җитәм дигәндә,
Зур бер ташка абындым.

Ул артымнан куып җитеп,
Күрмәгәнне күрсәтте.
Тагын бер кат врач кебек,
Чүт итмәде сөннәтле.

Чак көчкә качып котылдым,
Кердем капка эченә.
Ну мин әйтәм кыланмышың,
Төшәр әле исеңә!

Әй очынып китеп барды,
Бәбкәләре янына.
Килгән иде кара песи,
Бик тиз сызды җай гына.

Ата каз мияубикәнең,
Эләктерде койрыгын.
Колак итен чәйнәп бераз,
Өзеп бирде мыегын.

Бәбкәләр дә зур үстеләр,
Хәзер инде юк алар.
Көтеп яңа ел бәйрәмен,
Суыткычта торалар.

Тешләдеңме теге юлы,
Ата каз һәр төшемне?
Өмә җиткәч үзем суйдым,
Кыса-кыса тешемне!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 3010132023
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез