Җиргә ап-ак карлар яткач,
Тәмам суыткач көннәр.
Кышлаган үгез суярга,
Җыелды бер көн ирләр.
Килү белән 4 кешегә,
Бер ярты сындырдылар.
Өйгә кереп янә эчкәч,
Һәйран матур булдылар.
Үгезне алып чыктылар,
Чакка көчкә абзардан.
Ә мин көлеп карап торам,
Койма аша алардан.
Менә суймакчы булалар,
Берсе тәмәке тарта.
Өчьаякка бәрелде дә,
Төште башка арата.
Үгез торып китеп барды,
Бераз кугач тоттылар.
Бакчаның нәкъ уртасында,
Бәйләмичә суйдылар.
Чөйде башта теплицаны,
Бар да качып беттеләр.
Ишек алдында үгезнең,
Җан биргәнен көттеләр.
Тирес арасына кереп,
Вафат булды үгез дә.
Алып чапкан теплицасы,
Эленеп тора мөгездә.
Үгезне асып куйдылар,
Һәм тагын өстәделәр.
Калмады үгез кайгысы,
Кәеф шәп, исерделәр.
Кайтып киттеләр өйләргә,
Үгез калды эленеп.
Хуҗасы да юкка чыкты,
Төкерде дә сүгенеп.
Дүрт ир-атның берсенең дә,
Бу эшләре уңмады.
Суеп асылган үгезне,
Әбиләре тунады!=)
5
0
368
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез