ИХ
Илнар Хазиев
1 ноябрь, 2013 ел

Урамдагы тормыш

Күзне салсаң донья чикләренә
Һәр кешенең анда үз уе.
Ял итәргә чыксаң урамга,
Иртә таңнан кайный "эт туе".

Уң ягымда азан ишетелә,
Ә сул якта чиркәү чыңлавы.
Бу заманга татар йөрәгенең
Капиляры белмим чыдармы?

3 балалы чегән хатыннары
Хәер сорый үткән береннән.
Бай абзыйлар бирә 30 тиен,
Әйтерсеңлә хөрмәт йөзеннән.

Елап утыра песи балалары,
Хуҗалары аткан урамга.
Алар да бит күреп яктылыкны,
Яшәр өчен туган доньяга.

Сакал баскан урам сукбайлары,
Ни эшләргә белми йөриләр.
Күпне күргән Совет кешеләре
Язмышлардан узмыш юк диләр.

Пенсиягә тилмерүче картлар,
Төсле металл җыя чүплектән.
Җир анабыз үзе кайгырадыр,
Аунап яткан бетмәс үлектән.

Арта һаман бензин бәяләре,
Аның саен тула машина.
Юлны чыккан җәяүлене күрми,
Шоферлары эшкә ашыга.

Тәртип саклый полиционерлар,
Җинаятьләр генә арталар.
Маньяклар балаларны көчли,
Ә кызлары тәнен саталар.

Хирургка илтсәң маньякны,
Эләктереп "теге җиреннән".
Врач абый наркоз казамыйча,
Атса иде кисеп төбеннән!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 3110132027
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез