ИХ
Илнар Хазиев
7 ноябрь, 2013 ел

Акча түләп балык тоту-юк

Татарстан җөмһүриятендә
Төрле-төрле кызык хәлләр бар.
Таң атуга пәйда булып тора,
Әллә нинди сәер законнар.

Балык тоту бушка булмый имеш,
Идел, Чулман беткән бүленеп.
Моны күреп барлык балыкчылар,
Йөри бирә бүген сүгенеп.

50 метр ярдан түләүле ди,
Утыр шунда сал да кармакны.
Яр буена нинди балык килсен,
Әллә алар сиңа дуракмы?

Карасыннар башта елгаларны,
Адым саен җәтмә салынган.
Көймә белән балык сөзүчеләр
Үтеп бара әнә янымнан.

Ходай бүләк иткән байлыкларга,
Илебездә хуҗа һәр түрә.
Ә үзләре исә балыкларны,
Бушка ашап ятып көн күрә.

Кармак белән тотып балык бетми,
Бишне саласыңмы, уннымы?
Җиңел генә закон керттеләр дә,
Нәтиҗәсе берәр булдымы?

Юк булмады, бер ни үзгәрмәде,
Электрлы кармак салалар.
Яхшы булыр иде шундыйларның,
Йомыркаларыннан ассалалар.

Алга таба ниләр көтә икән,
Ә үткәнгә борылып карама.
Түләтерләр акча киләчәктә,
Без сулыйсы пычрак һавага!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 0611132026
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез