ИХ
Илнар Хазиев
2 декабрь, 2013 ел

Яз килде

Илебезгә килде ямьле язлар,
Түбәләрдән тама тамчылар.
Салкын кышның үткәннәрен сизеп,
Әллә инде шулай ярсыйлар.
Яз аеның хәбәрчесе булып,
Кайтты илгә кара каргалар.
Каен башларына кунып бердәм
Оя ясап, канат кагалар.
Сыерчыклар кайтып җитәр тиздән
Җылы язның җырын җырлатып.
Гөрләвекләр агыр, чишмә кебек,
Челтер-челтер урам буйлатып.
Кыш айлары әле бирешмиләр,
Булып тора кары, бураны.
Тик шулай да якты кояш нуры
Яшәешькә күмә урамны!
Елгаларда ургып ташу агыр,
Тау битендә карлар эрерләр.
Бакчаларда чыгар юеш җирләр,
Түбәнигә сулар керерләр!=)))
Сандугачлы, язгы иртәләрдә
Уянырбыз шатлык, бәхеттән.
Яз җилләре чәчне сыйпап үтәр,
Чыкмабыз күк мәңге яшьлектән!
Яратамын язгы матур көнне,
Балачактан гашыйк булганга.
Тәрәз аша якты кояш тошеп,
Бүлмәләрне бизәп торганга
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 0212132031
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез