РГ
Раил Гатауллин
20 ноябрь, 2013 ел
Бит төрле хәлләр була,
Дөнья әйләнеп тора.
Бу дөньяда күп әйберләр
Синең үзеңнән тора.

Дөнья үзгәреп тора,
Гел дә яңарып тора.
Яңалыктан артта калмау
Синең үзеңнән тора.

Уй өнди ерак юлга,
Тел илтә ерак юлга.
Максатыңа җитү-җитмәү
Синең үзеңнән тора.

Дуслар булганда юлда,
Киңәшчең булса уңда -
Ерак юллар якыная!
Син бары бераз уйла!

Җавап тап һәрбер уйга,
Тапмасаң - тагын уйла!
Тапмасаң дуслардан сора -
Дуслар ярдәмчел була.

Мин - бер дустыгыз булам,
Миннән - Раилдән сора!
Мин дә җавап бирә алмасам
Тот та син илдән сора!
Дуслар көне
Уникаль идентификатор: 1911132032
10
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез