ИХ
Илнар Хазиев
1 декабрь, 2013 ел

Сау бул мәктәп

Сау бул мәктәп, сау бул гимназиям
Бүген безнең соңгы кыңгырау.
Алда көтә олы тормыш юлы.
Алда көтә безне зур сынау.
11 класс синдә укыдык без,
Көннәр булып үтте еллары.
Күңелләрдә мәңге сакланырлар,
Кыңгырауның соңгы чыңлавы.
Хуш мәктәбем, синнән аерылабыз,
Әйтерсең без тургай баласы.
Тик шулай да синең изге юлдан,
Әле безгә купме барасы.
Сыендырдың җылы кочагыңа,
Иркәләдең, сөйдең назладың.
Баш ияләр бүген синең алда,
Син үстергән егет кызларың.
Иртүк торып, нәкъ 11 ел элек,
Чәчәк тотып белем кәнендә.
Иң беренче кабат бусагаңны,
Атлаганым һаман хәтеремдә.
Ул минутлар кире кайтмас инде,
Үткәннәрдә калды балачак.
Киләчәктә әти-әниләрнең,
Фатыйхасы урын алачак.
Укытучы нинди бөек исем,
Тырыштыгыз, белем бирдегез.
Кирәк чакта ачуландыгыз да,
Икеле дә куя идегез.
Үсеп җиттек бар да искә төшә,
Ниләр булган мәктәп эчендә?
Әйтеп калыйк бүген булса да без,
Кичерегез барысы өчен дә!
Безнең өчен Голнур Котдусовна,
Яклаучы да булды, терәк тә.
Авырмагыз, шулай яшь калыгыз,
Сагынырбыз сезне төбәктә.
Гимназиям, якты классларың,
Күңелләрдән һич тә җуелмас.
Без таптаган кайнар эзләребез,
Юлларыңда синең суынмас!
Соңгы кыңгырау
Уникаль идентификатор: 3011132035
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез