ИХ
Илнар Хазиев
19 ноябрь, 2013 ел

"боинг" самолетына багышлана...

Алтын көзнең соңгы ае утә,
Кара кайгы тагын төбәктә.
Җиргә төште "Боинг" самолеты,
Ачы сагыш өстәп йөрәккә.

Унҗидесе, сигезенче киткәч,
Ноябрнең салкын кичендә.
Илле кеше безне ташлап китте,
Чолгап алган ялкын эчендә.

Исән килеш күмер булып янды,
Бер гаепсез күпме гомерләр.
Фаҗигадән ярларына сыймый,
Елга кебек ташый күңелләр.

Аянычта бүген кайный халык,
Берсе дә бит исән калмады.
Бу сагышка әрнеп яуган яңгыр,
Төн буена түзә алмады.

Юрамалар бик күп, тик шулай да,
Чын дөреслек барыбер беленмәс.
Туганнарның керсез йөрәгендә
Нәфрәт уты мәңге сүрелмәс.

Кемнәрнеңдер вафат газизләре,
Якыннары, абый-апасы.
Килә минем кызыл бу датаны,
Календарьдан сызып атасы.

Шаулый Казан шомлы хәбәр белән,
Шәһәр баткан тирән уйларга.
Кайгы хисе гүя очкыч мени?
Очып китә әллә кайларга.

Илле гомер, ләкин бер үк язмыш
Аэропортта көткән аларны.
Бу галәмәт сеңде күңелләргә,
Тибрәндереп нечкә кылларны.

Фаҗигаләр, һәләкәтләр аша,
Яшьли китә кеше доньядан.
Бетеп бара яшәү мәгънәсе дә,
Аткан саен таңнар яңадан.

Еласак та хәзер, теләсәк тә
Алар инде кире кайтмаслар.
Бирсә иде Ходай киләчәктә
Түземлек һәм имин тормышлар.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1911132036
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез