ИХ
Илнар Хазиев
6 декабрь, 2013 ел

Әтәч

Ишек алдында хуҗа ул-
Исеме булыр әтәч.
Килеп артымнан чукыгач,
Әйтем куйдым мин бәтәч.
Бер үзенә 15 хатын аның,
Тёщасы юк яши рәхәттә.
Тавыклары мескен нишләсеннәр,
Күкәй сала инде әлбәттә!
Кикерикүк ди иртә таңнан алып,
Күзне йомып йоклап киткәнче.
Әллә инде суеп ашыйк микән,
Бу тавышка гомер иткәнче.
Куып китә тавык артларыннан,
Чаба тавык мескен нишләсен?
Әтәч тә бит минем кебек егет,
Әйдә ярар эшен эшләсен!
Канат кагып җикеренгән була,
Генералдай атлап йөреше.
Йөгерешкән 15 хатыннары,
Өлешенә тигән көмеше.
Чын күңелдән кикериген тарта,
Тавыкларның менеп өстенә.
Хатыннары аның ярдәмендә
Җәйләр саен чебеш үстерә.
Рәхмәтем зур сина әтәчкәем,
Юк, пешермим әле шулпалар.
Яшәрсең син хатыннарың белән,
Әгәр күкәй салып торсалар!!!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0612132041
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез