ИХ
Илнар Хазиев
6 декабрь, 2013 ел

Кхл

Көз башыннан бирле хоккей бара,
Хоккейчылар алка куалар.
Чит илләрдән кайта кайберләре,
Берсе-берсе миллион торалар.
Түләгәнгә карап уйнамыйлар,
Тик йөриләр шунда селкенеп.
Радуловка бер ни охшамый гел,
Үгез сыман уйный үкереп.
"Ак барс" ка җанны аткан булдык,
Башта ярый әйбәт уйнады.
"Барыс" дигән команданы җиңгәч,
Безнең шатлык эчкә сыймады!
Сөенүләр юкка булган икән,
Безгә каршы чыкты Уфалар.
Ике кубок алган "Ак барс" лар
Отпускада хәзер яталар!
"Шәйми бабай" "Булдырабыз" диде,
Булдырасыз имеш, ялганчы.
Бик булдырсаң үзен барып уйна,
"Болгар" җирен төзеп ятканчы!
Полуфинал бара, 4 команда:
"Металлург" белән "Салават".
"Локомотив" белән "Атлант" уйный,
"Ак барс" ны искә алып ят!
Шашып йөрде Татарстан халкы,
Машинага элеп флаглар.
Әйтерсеңлә псих больницадан
Качып чыгып киткән дураклар.
Ышанам мин, ышанам,
Ышанудан туктаман.
Тик "Салават" әфәрин,
Сау бул кубок Гагарин!!!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 0512132040
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез