МК
Марат Кабиров
26 март, 2014 ел
Туфаннарның бөек әрнүләрен
Дәвам иткән өчен җырымда,
Мең тугыз йөз утыз җиденче ел
Эзләп тапты мине.
Ерунда.
Мең тугыз йөз утыз җиденче ел -
Үткәннәрдән калган күләгә:
Ә син яшә... шул яшәвең өчен
Якыннарың белән түлә дә...
Без җан асрау өчен Тукай белән,
Туфан белән түләмәдекме?!.
Күләгәләр безнекеме икән,
Әллә безме - күләгәнеке.
Әллә инде заманасы сәер,
Әллә кояш үүзе саташа...
Күләгәләр кайчак шәхесләрдән
Югарырак булып маташа.
Һәм мине дә матур сүзләр белән
Җиргә изеп китәр иде бер
Һәм халкыма дошман итәр иде
Күләгәсе утыз җиденең...
Ә мин шулчак әйтер идем, бәлки:
"Улы булып шундый ялыктым
Тукайларын сатып, Туфаннарын
Сөргеннәргә аткан халыкның"
Ләкин инде җирдә бүтән гасыр...
Тукайларсыз күптән... Туфаннарсыз...
Зөлфәтләрсез инде, мөдәррисләрсез
Үз үзен дә аңлый алмас заман...
Ул заманны җирдә кем аңлар соң?
Ялгышларын кемнәр дөресләр соң?
Миннән башка беркем булмас сыман...
Әй, эләксен инде эләгәсе...
Бер карасаң, без бит барыбыз да
бөек шагыйрьләрнең күләгәсе.
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 2603142058
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез