АМ
Алия Муллаяровна
3 апрель, 2014 ел

Яратып югалттым

Югалып сине яратканга микән
Кире кактың минем хисләрне.
Бер көн минем яратам диясең
Чынлыкта сөясең икенчене.

Югалып яраткангадыр бәлки
Мин югалттым сине яратып.
Күпме күз яшьләре түктем
Булмый сине кире кайтарып.

Күпме йөрдем синең артларыңнан
Теләдем бит бары мин бәхет.
Берсе кереп безнең араларны
Бозып атты, кемдә соң гаеп?

Шалтыраттым сиңа, тик җавапны
Ишетергә насыйп булмады.
Төннәрен мин ятып одеялны
Чылаттым шул, түзеп булмады.

Дуслар әйтте миңа "сиңа дигән
Ярың булмады ул,түз,дустым"
Шушы кыен хәләтемннән ничек
Чыкканымны сизми дә калдым.

Бүтән инде мин еламыйм кичен
Сагынып искә алмыйм үткәнне.
Үткәч үтсен кире үткәнгә мин
Кайтмам кире,кичерәм сине

Үтәр вакыт, күрерсең син мине
Бүтән белән яннан узганда.
Әрнер йөрәк синең,минеке түгел
Син ялгыштың шушы уенда.
Сагыну
Уникаль идентификатор: 0204142059
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез